logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Краеведческий музей»

Бавлинского муниципального района Республики Татарстан
Режим работы учреждения:
Ежедневно: 8:00-17:00
Суббота, воскресенье: выходной

Татарча диктант яздык

Дөньякүләм «Татарча диктант» акциясе быел 8, 9, 10 ноябрь көннәрне үтә. Бүген баулылар да әлеге акциягә кушылды.

Бүген, акциянең беренче көнендә, Үзәк китапханәдә туган телләре язмышына битараф булмаган бер төркем шәһәрлеләр диктант язды. Диктант өчен быел Шәриф Камалның «Матур туганда» романыннан өзек сайланган. Аны шәһәрнең 7нче мәктәбе директорының милли тәрбия буенча урынбасары Роза Абдрахманова укыды.
Туган як музее хезмәткәрләре “Татарча диктант” акциясендә бик теләп катнашты.